Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балыкчылары Чулман елгасын «кыздырды»

Саба балыкчылары бүген 5 гыйнварда Чулман елгасында боз астыннан балык тоту ярышы үткәрделәр.

Саба балыкчылары  5 гыйнварда Чулман елгасында боз астыннан балык тоту   ярышы үткәрделәр.

Саба  муниципаль районы  башкарма комитетының яшьләр үзәге һәм  спорт бүлеге ветераннарны  Чулманга алып бару  өчен 17  урынлы автобус бирде. Балык тоту кирәк-яраклары  белән сәүдә итүче  кибет  хуҗалары Нәкыя Вафина, Алмаз Мөхәммәтшин, Мөнир Сафин, Илнар  Сөнгатуллин, Фидаил  Зиннуров (Шәмәрдән),  Инсаф Әгъләмов (Теләче) ярышның иганәчеләре булдылар. Боз  астыннан  балык тотуга  старт иртәнге 7 сәгать 30 минутта бирелде. Нәтиҗәләр чыгарыр вакыт җиткәндә караңгы төшеп килә иде инде. Номинацияләр тоткан балыкның  исемнәренә карап та билгеләнгән иде. Бәкедән иң зур бершны (сула балыгы) Юлбаттан Назыйф Шакирҗанов тартып чыгарды һәм термос белән бүләкләнде. Азат Гарипов белән Артем  Чернояров җименә капканнары да  аларны призер итте. Иң зур судакны Газинур Вафин тотты. Туктардан Таһир Һидиятов тотканы –2нче, Теләчедән Ирек Зарипов кармагына  эләккәне 3нче   урынга  лаек булды. Тенекидән Хәлим Габдерахманов Чулманга машинасын иң матур итеп бизәп баручы булып танылды. Моточаналар ярышында  финишка беренче булып Салават Шиһапов килде. Икенче урынны Нәфис  Мөхәммәтгалиев  алды. Илнар Сөнгатуллин – 3нче урында. Вакытка бозны бораулап тишүдә иң  яхшы нәтиҗәне Раил Садыйков  күрсәтте. Руслан Әхмәтшин, Алмаз Мулләхмәтов  призерлар  булдылар. Беренче-өченче урыннарны алучыларга яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Грамоталарын, иганәчеләрнең кыйммәтле бүләкләрен ярышларны оештыручы Хәниф Тимербаев тапшырды. Алмаз  Вәлиуллин әзерләгән  махсус приз иң күп балык тотучыга  бирелде.  Кармак салу яшь чикләрен белми, бу мавыгу –  гомерлек. Шуңа да ярышларда аларны зурлап  искә алу –  матур  традиция. Быел да 72  яшьлек Вакыйф Җамалиев   иң өлкән  балыкчы буларак  билгеләп  үтелде. Иң  яшь балыкчыга  каралган бүләк  Рүзәл Садыйковка бирелде.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев