Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба егетләре Актүбәдә аттан аударыш ярышында катнашты

Узган шимбәдә Азнакай районы Актүбә бистәсендә Татарстан нефтенең – 80, Ромашкино нефть ятмаларының 75 еллыгына багышлап ат өстендә көрәш ярышы үтте.

 

  Узган шимбәдә Азнакай районы Актүбә бистәсендә  Татарстан нефтенең – 80, Ромашкино нефть ятмаларының 75 еллыгына багышлап ат  өстендә  көрәш ярышы үтте. Халык телендә “Аударыш” дип йөртелгән бәйгедә ярышларда 17 команда составында 65 спортчы чыгыш ясады. Саба районыннан  Марат Әхмәтвәлиев, Фирдүс Гарипов, Аяз Тимерханов, Илгизәр Шакиров  составындагы  команда  барды. Ярышта Дагыстан, Кыргызстан һәм Башкортстан егетләре дә катнашты.  Җайдаклар татар токымлы атларда көрәштеләр. Хуҗалыкларында  күпләп атлар тотучы, Сабантуйларда юртакта   чабучы Фирдүс Гарипов ярышта үз үлчәү категориясендә 2нче  урынны   алды һәм 15  мең  сум  призга  ия булды. “Ярышлар  дәвам итә.  Җәй  көне ат өстендә  көрәшү буенча Татарстан  чемпионаты үтәчәк. Әлеге  спорт  төреннән тест режимында  дөнья чемпионаты  быел да Сабада булыр  дип  көтелә”,– диде Актүбәдәге  ярышларда 4нче булган Марат Әхмәтвәлиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев