Саба һәм Шәмәрдәндә ярминкәләр узачак
Республикабызда көзге муллыкны чагылдырган авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте.
Узган шимбәдә агросәнәгать паркында районыбызның мәгариф оешмалары сәүдә итте. Мәгариф учреждениеләре сатып алучыларга мәктәп яны участокларында үстерелгән яшелчә, бәрәңге, консервланган продуктлар, үз остаханәләрендә тудырылган кул эшләре, үсентеләр, көнкүреш, мунча кирәк-яраклары алып бардылар. Чара күбрәк күргәзмә-ярминкә төсен алды. Чәй өстәле әзерләнгән иде. Проект шулай ук «Мәгариф» илкүләм проекты максатларына да туры килә.
Районыбызда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ярминкәләр Байлар Сабасында (“Аргамак” картодромы) һәм Шәмәрдәндә (тимер юл вокзалы каршында) шимбә көнне – 5 октябрьдә үткәреләчәк. Халыкка утын, ашлык, бәрәңге, салам, печән, ит, сөт, бал, башка төрле авыл хуҗалыгы продуктлары тәкъдим ителәчәк. Ярминкәләр иртәнге 8 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев