Саба янгын сүндерүчесен лаеклы ялга су коендырып озаттылар (+видео)
Сабаның 129 нчы янгын сүндерү бүлегендә хезмәт куйган Рәшит Хөсәеновны бүген зурлап лаеклы ялга озаттылар
Рәшит Гаптелбари улын лаеклы ялга озатырга бина каршында ялт итеп юылган янгын сүндерү машиналары янында янгын сүндерү бүлегенең бөтен шәхси составы җыелды.
"Рәшит Хөсәенов янгын сүндерү машинасы йөртүче булып 20 еллап хезмәт куя. Хезмәт вакытында үзен грамоталы, профессиональ әзерлекле, дисциплиналы һәм җаваплы хезмәткәр итеп күрсәтте. Хезмәттәшләре арасында лаеклы хөрмәт һәм абруй казанды", – дип тасвирлады Р. Хөсәеновны янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Ильдар Закиров.
һәм Мактау хаты белән бүләкләр тапшырды.
Ә янгын сүндерү бүлеге коллективы Рәшит Хөсәеновны күркәм традиция буенча озатты. Башта барысы да бергә истәлеккә фотога төштеләр, ә аннары, шәхси составның көчле алкышлары һәм сиреналар тавышы астында янгын сүндерү җиңсәләреннән су белән коендырдылар. Бу исә хезмәт еллары буена җыелган корым һәм тузаннан чистарынуны символлаштыра. Хәерле имин яллар булсын, хезмәттәшебез!
Автор Ландыш Тимергалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев