Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

«Саба» индустриаль паркы» җәмгыяте генераль директоры Илшат Хуҗин - «Ел җитәкчесе-2025» исеменә лаек булды

Җиңүче дипломын Татарстан Хөкүмәте Рәисе Алексей Песошин тапшырды

Кичә Казанда, «Корстон» мәдәни — күңел ачу комплексында «Ел җитәкчесе-2025» республика иҗтимагый конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Чара традицион форматта — Яңа ел алдыннан, республиканы алга алып баручыларның хезмәтләренә хөрмәт билгесе буларак оештырылды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Хөкүмәте Рәисе Алексей Песошин катнашты, ул лауреатларга шәхсән дипломнар тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында - "Саба" индустриаль паркы" генераль директоры Хуҗин Илшат Тәлгать улы да бар. Ул, 2025 ел йомгаклары буенча, "Кече (урта) бизнес үсешенә өлеш керткән өчен" номинациясендә конкурс лауреаты дипломына лаек булды.

"Барыгызга да тырыш хезмәтегез, эшегез һәм җаваплылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә", — диде республика Рәисе, елга йомгак ясап.

«Ел җитәкчесе — 2025» лауреатларын котлыйбыз! Сезнең хезмәт — Татарстанның чәчәк атуының нигезе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев