Саба кызы Сафия Нуруллина - «Яз гүзәле» матурлык һәм талант бәйгесенең «Халык гүзәле» номинациясе җиңүчесе!
Сафияне шушы зур җиңүе белән котлыйбыз, алга таба да уңышлар юлдаш булсын сиңа, Сафия.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында студентлар арасында оештырыла торган «Яз гүзәле-2026» матурлык һәм талант бәйгесенең финалы узды. Елның «Яз гүзәле» исеме өчен финалда төрле төбәкләрдән җыелган 30 кыз көч сынашты. Республиканың иң чибәр кызлары арасында Байлар Сабасы кызы Сафия Нуруллина да бар иде.
Сафия "Оникс" сәләтле балалар өчен белем бирү үзәген тәмамлаган. 2024 елда рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыеп, «5»кә тапшырган кыз ул. Хәзер Сафия Мәскәүдә РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетында икенче курста белем ала. Тырышлыгы, уңганлыгы белән беррәттән, чибәр, ягымлы, мөлаем да безнең Сафиябез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев