Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба мәдәният бүлеге «Татарстанның мәдәни башкаласы» проектында катнашып, республиканың 43 районы арасында 3 урынны яулады.

«Казань Экспо»да Халыклар бердәмлеге көне, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының ябылуына багышланган тантаналы чарада Саба район мәдәният бүлеге делегациясе дә катнашты.

Унышлар куандыра- алга канатландыра !
   3 ноябрь көнне «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр залында Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миннеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе М. Ш. Шәймиев катнашында Халыклар бердәмлеге көне, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының ябылуына багышланган бик зур тантаналы чара узды. Көн дәвамында биредә фәнни секцияләр, күргәзмәләр, мастер-класслар оештырылды, шулай ук хезмәт алдынгылары буләкләнде. Безнең Саба район мәдәният бүлеге делегациясе дә бу мәртәбәле чарада катнашты. Республика күләмендә оештырылган "Татарстанның мәдәни башкаласы" зур проектында катнашып, республиканың 43 районы арасында Саба районы командасы 3 урынны яулады. Бәйрәмдә "Татарстан - безнең йортыбыз" Республика этномәдәни фестивале нәтиҗәләре буенча район мәдәният йортының «Дулкын» бию коллективы (җитәкчесе Зарипова А. Н.) , Шәмәрдән мәдәният йортының "Акварель" бию коллективы ( җитәкчесе Хуҗин А. ), Шекше мәдәният йортының "Бөрлегән" фольклор коллективы ( җитәкчесе Хисмәтова Л. А. ), Эзмә мәдәният йорты мөдире Саматов З.Б. Лауреат булдылар һәм Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Югары Шытсу мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Шарифуллин И. Г. традицион музыка уен коралларында уйнаучыларның  "Милли Корал Фест" Республика фестивале, Шекше мәдәният йортының "Бөрлегән" фольклор коллективы «Моңлы тамчы" республика фестивале нәтиҗәләре буенча Лауреат дипломнарына ия булдылар. Шарифуллин И.Г. традицион музыка уен коралында уйнаучылар сәхнәсендә чыгыш ясады. Шыңар мәдәният йорты 200000 күләмендә, Шәмәрдән мәдәният йорты 200000, Сатыш авылы мәдрәсә музее 100000, Саба үзәк китапханәсе 150 000 күләмендә, Олы Нырты мәдәният йорты мөдире Гаффарова Г. Р. 50 000, район мәдәният йортының автоклуб мөдире Гарипова Г. В. 60000 , Шәмәрдән авылы китапханәчесе Галиакбәрова Р. Х, Тимершык авылы китапханәчесе Сибагатова Ф. И. 50000 , Иләбәр авылы китапханәчесе Галиева В. Ш. 50000 куләмендә Грант оттылар һәм шушы чарада сертификатлар белән бүләкләнделәр. Саба үзәкләштерелгән авыл клублары системасы директоры Гузялов А. Н., әйдәп баручы методист Садриева Г. Ш., район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Нурисламова Э. И., Саба балалар сәнгать мәктәбенең бию сыйныфы укытучысы Мөбәрәкҗанова А. З. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының "Мәдәният өлкәсендә зур өлеш керткәне өчен" Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.Саба балалар сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате укытучысы Газизова Г. Р., Саба узәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Л . Р. , Саба үзәк китапханәсенең әйдәп баручы билиографы  Шамилова А.Р. , Әхмәтова Р. Г лар «Татарстан Республикасының традицион мәдәниятен саклаган өчен һәм Татарстан Республикасының чигелгән картасы акциясенә зур өлеш керткән өчен" Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар. Ә районыбызның "Дулкын" бию коллективы (җитәкчесе Зарипова А.Н.) һәм Шекше мәдәният йортының "Бөрлегән" фольклор коллективларының (җитәкчесе Хисмәтова Л.А.) мәртәбәле фестивальнең Гала- концертында чыгыш ясаулары зур горурлык булып торды.Уңышларыбыз куанычлы!

Район мәдәният бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев