«Саба мендәре» яңа үрләр яулый
Хезмәтенә күрә бәясе
Бу көннәрдә ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында IIIнче «Чын йөрәктән – От чистого сердца» премиясе җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Бүләкләнүчеләр арасында райондашыбыз- “Саба мендәре” остаханәсе җитәкчесе Лилия Илфир кызы Вафина да бар.
ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм "Добрые истории" пансионатлары челтәрен җитәкләүче Альбина Сергеева игълан иткән конкурс игътибарны социаль эшмәкәрләр һәм коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлегенә җәлеп итәргә, бу юнәлешнең үсешен стимуллаштырырга ярдәм итә.
Конкурс өч номинациядә – социаль эшмәкәрләр, гаилә компанияләре, коммерцияле булмаган оешмалар арасында узды. Анда 38 предприятие вәкилләре катнашты. Лилия Вафина “2025 елның иң яхшы социаль проекты” номинациясендә 2 урынга лаек булды.
“Саба мендәре” гаилә компаниясе уңышларына бу көннәрдә тагын берсе өстәлде. “Саба мендәре” брендын уйлап тапкан мастер Фәрит Ринат улы Вафинга мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен ТР мәдәният министрының Рәхмәт хаты тапшырылды. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев