Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның район халкына Яңа ел котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Бәйрәмгә кайткан якташлар һәм кунаклар!

Үзенең олы мәшәкатьләре, игелекле эшләре, онытылмас җиңүләре белән тагын бер ел тарихка кереп бара. Аның санаулы гына калган соңгы мизгелләрендә без үткәннәрне барлыйбыз, эшебезгә нәтиҗә ясыйбыз, алдагы планнарны билгелибез. Узып баручы ел бөтен илебез күләмендә җиңелләрдән булмады. Сәясәттә килеп туган катлаулы вәзгыять тормышка яңача карарга мәҗбүр итте.

Бу ел эчендә без көчлерәк, шәфкатьлерәк булырга өйрәндек, тагын да ныграк берләшә төштек. Районыбызның барлык казанышлары – сезнең уртак тырышлыгыгыз нәтиҗәсе. Күмәк эшкә һәркем үз өлешен кертте. Кем кайда гына хезмәт куймасын, үз вазифасын намус белән үтәде.

Авыл хуҗалыгында күркәм уңышларга ирешелде. Табигать шартлары уңай килде, игеннәребез мул булды һәм аның игелеген дә күрергә язсын. Терлекчеләребез дә сынатмый, хезмәт күрсәткечләре ел саен яхшыра бара. Матур эшләрегез, район тормышында актив катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Нинди генә авырлык булмасын, зур компанияләрнең өстәмә табышлары булуы нәтиҗәсендә республикабызда һәм районыбызда барлык программалар да уңышлы эшләвен дәвам итә. Без Татарстанда гамәлдә булган барлык мөһим программаларда да актив катнашабыз һәм киләсе елда да бу эшләр берсе дә тукталмаячак.

Алда безне яңа эшләр һәм яуланасы үрләр көтә. Сезне үземнең һәм район Советы, башкарма комитеты исеменнән Яңа ел һәм киләсе Раштуа бәйрәмнәре белән ихлас котлыйм. Яңа ел һәр йортка иминлек, гаи­лә­ләргә муллык һәм тынычлык, бәхет-шатлыклар гына китерсен!

Сезнең һәрберегезгә матур тормыш һәм сәламәтлек телим. Ил-көнебез тыныч булып, мобилизацияләнгән ир-егетләргә, контрактчыларга гаиләләренә исән-сау кайтырга язсын. Барлык изге уйларыгыз һәм матур хыялларыгыз тормышка ашсын.

ЯҢА ЕЛ МӨБАРӘК БУЛСЫН!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев