Саба районы Олыяз авылында яшәүче 10 балага гомер биргән Герой ана - Назилә Гатауллинаны котладылар
Мөхтәрәм затка Россия президенты В.Путинның котлау хатын 94 яшь тулу уңаеннан социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов тапшырды.
Гатауллина (Акбәрова) Нәзилә Галиәкбәр кызы 1932 елның 7 февралендә Саба районының Олыяз авылында туа. Аның язмышы башка яшьтәшләреннән әллә ни аерылмый. Сугыш башланганда аңа нибары 8 яшь була. Шулай да ул сугышның ничек башлануын бик яхшы хәтерли. Әтисен сугышка алып китәләр. Әнисе өч бала белән ялгыз кала. Шул китүдән әтисенең хаты да, хәбәре дә килми. Авыр булса да, тормыш дәвам итә, әнисе балаларын кеше итәргә омтыла. Күпме йокысыз төн үткәргәнен, күпме күз яше түккәнен ул үзе генә белә. Ни кызганыч, бер баласы яшьли вафат була. Нәзилә ике сыйныф белем ала, алга таба укуын дәвам итәргә мөмкинлеге булмый. Башта ашлык саклагычта, аннары ат белән сугу машинасында эшли. Кырдан кайтмыйча 15-20 көн эшләргә туры килә аңа. Аннары колхоз рәисе сарык фермасына эшкә чакыра. Балык Бистәсе районына урман кисүдә дә катнаша.Вакыт сизелми генә үтә. Авылдашы бик чибәр, үткен, шаян егет – Минзәриф белән гаилә коралар. Бик тату, матур гомер кичерәләр. Минзәриф Хәлил улы бик яхшы балта остасы, оста комбайнчы, гармунчы, үрнәк гаилә башлыгы була. Алар 5 кыз һәм 5 малайга гомер бирәләр.
Гатауллина Нәзилә Галиәкбәр кызының хезмәте бушка китмәде. Бу хакта күп санлы мактау грамоталары сөйли, алар арасында, мөгаен, иң кыйммәтле "Герой Ана"медале. Бүгенге көндә Олыяз авылындагы улы Фәнис гаиләсендә бәхетле картлык кичерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев