Саба районы росгвардиячеләре пенсионерларны котладылар
Район яңалыклары

Саба районы росгвардиячеләре пенсионерларны котладылар

Өлкәннәр көне чаралары

Ел саен 1 нче октябрь көнне Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу көнне һәркем үзенең әби-бабайларын котлый, бүләкләр бирә, төрле чаралар-акцияләр, концертлар үткәрелә. Төрле тармакта эшләүче оешмалар хезмәткәрләре ел саен үз вакытында бөтен көчен биргән ветеран-пенсионерларын хөрмәтлиләр. Бәйрәм уңаеннан, Саба районы буенча Сак бүлеге хезмәткәрләре үзләренең ветеран-пенсионерларын өлкәннәр көне белән котладылар. Алар белән очрашу күңелле шартларда узды. Очрашу ахырында һәр ветеран-пенсионер аларга эшләрендә уңышлар теләде. 1 октябрьдә генә түгел, без ветераннарыбызны һәрвакыт хөрмәт итәргә, алар турында кайгыртырга тиешбез!

дип хәбәр иттеләр район ведомстводан тыш сак бүлегендә


Нет комментариев