Саба районы Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Әти, әни, Мин-ГТО гаиләсе» республика онлайн-акциясендә җиңүчеләр рәтендә.
Олы Кибәче урта мәктәбенең 1 класс укучысы Йосыф Нигъмәтҗанов онлайн-акциядә катнашып җиңү яулады
20 марттан 28 мартка кадәр Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Әти, әни, Мин-ГТО гаиләсе" онлайн-акциясенең республика этабы узды.
Олы Кибәче урта мәктәбенең 1 класс укучысы Йосыф Нигъмәтҗанов онлайн-акциядә актив катнашты.
Республика этабында һәр районнан берәр иң яхшы видеоролик каралды.
Конкурс жюрисы республика этабында катнашкан муниципаль районнарның барлык 13 командасын бүләкләргә карар кылды: Азнакай, Апас, Баулы, Бөгелмә, Чүпрәле, Казан шәһәре, Лениногорск, Минзәлә, Яңа Чишмә, Нурлат, Саба, Спас, Ютазы районнары.
Йосыфны конкурста җиңүе белән котлыйбыз һәм аңа яңа уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев