Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районы халкына Дәүләт төркемнәренең мөһимлеге турында сөйләделәр

Бүгенге көндә Татарстанда 2,8 миллионнан артык кеше язылучысы булган 6885 дәүләт төркеме төзелгән.

ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә булдырылган битләр хакимият органнарының ачыклыгын арттыра, шулай ук дәүләт оешмалары турында аңлаешлы, төгәл, тулы мәгълүмат бирә. Татарстан Дәүләт пабликлары саны буенча Россиядә лидер булып тора. Һәр төбәк, шул исәптән Татарстан Республикасы өчен органнар һәм оешмалар исемлеге Росстат мәгълүматлары нигезендә билгеләнде.

Саба районы «ВКонтакте» дәүләт төркемнәреннән актуаль мәгълүмат таба һәм элемтәгә керә ала. Аларның иң актуале - безнең муниципаль район башкарма комитеты төркеме  https://vk.com/saby_official

Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгълүматлаштыру бүлеге җитәкчесе Марат Заһидуллин дәүләт төркемнәренең өстенлекләре турында сөйләде:

Госпабликлар – районыбыздагы барлык дәүләт учреждениеләренең рәсми төркемнәре, кирәкле мәгълүматны аудиториягә җиткерү өчен махсус мәйданчыклар ролен үти. Җирле үзидарәнең, дәүләт һәм аның карамагындагы оешмаларның, медицина, мәдәният, мәгариф, спорт булсынмы, социаль челтәрләрдә дәүләт хезмәтләре аша расланган үз төркемнәре бар. Аларның бурычы – кешеләргә уңайлы булган мәйданчыкларда файдалы, актуаль һәм кирәкле мәгълүматны  җиткерү генә түгел, ә халыкны борчыган көнүзәк сорауларга хакимият органнарыннан җавап алу. Безнең Саба районы халкы көндәлек проблемаларны хәл итү өчен дәүләт пабликларының мөмкинлекләреннән ешрак файдалана, үз фикерләрен һәм теләкләрен белдерә. Госпабликлар аша бу гади һәм уңайлы.

Төркемнәр мөрәҗәгатьләрне кабул итү, халыкны борчыган сорауларга кыска вакыт эчендә җавап бирү функциясен үти.  Шулай ук дәүләт төркемнәрендә авыл һәм район тормышы вакыйгалары һәм чаралары турында актуаль мәгълүматны табарга мөмкин.

#Госпабликиреспубликитатарстан #Госпаблики

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев