Саба районы хуҗалыклары, фермерлар быел 111 гектарда бәрәңге үстерде
Бу көннәрдә шәхси хуҗалыкларда, яңгырларга киткәнче дип, халык дәррәү кубып бәрәңге ала.
Хәер, бу эшне августта ук төгәлләүчеләр дә күп. Уңышны әйбәт (елына күрә) диләр. Сатарга әзерләүчеләр дә бар. Әмма соңгы елларда бәрәңгенең дәрәҗәсе бераз төште, безнең районда да “Икенче икмәк” басулары шактый кимеде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бу культураны бары тик “Сатыш”, “Мичән”, “Тимершык” бригадаларында һәм бер-ике фермерда гына табарга була. Әлеге хуҗалыкларда бәрәңге уңышын җыйнау кукурузны силоска уру белән параллель рәвештә алып барыла. “Саба” җәмгыятенең “Сатыш” бригадасында 35 гектарлы участокта “икенче икмәк”не сугарып үстергәннәр. “Ясалма яңгырны” оператор Рафил Фәрхуллин яудырган. Хәзер уңышка йогынты ясаган “Фрегат” агрегаты “ял итә”, аны Александр Востриков тракторына тагылган “Grimme” комбайны алыштырган. Ул – урак алдынгысы да. Быел “Клаас” белән 17144 центнер ашлык суктырган. Комлы туфрак өчен чыгарылган “Grimme”, әлбәттә, кәсне бәрәңгедән аера алмый. Шуңа күрә комбайнга балчыкны кул белән алып атучылар утырып йөри. Бу эш Илгизәр Габделваһапов белән Илфир Вәлиевка йөкләнгән. Сыйфат аларның җитезлегенә дә бәйле.
“Бу басу пар җиренә калдырылган иде. Ял итте, шактый гына тирес тә керде. “Невский” сортлы культура барлык агротехника таләпләренә туры китерелеп үстерелде. Хәзер менә көн саен 2,5-3 гектарның уңышы эшкәртү-саклау урыннарына кайта. Башта бәрәңгене аралау өчен Сәүбән Хәбибрахманов белән Рәҗәп Хәсәншин Ак.Бигәнәй паркына ташый. Теләсәгез, анда барып та килә алабыз”,– диде бригада агрономы Ризат Габдрахманов.
Паркта ике сменада оештырылган эш барышы белән Фәнис Гыйльмиев таныштырды. “Уңыш әйбәт чыга, басудан кайтканын аралап барырга тырышабыз. Бәрәңгене эрегә-симәнәгә аеручы “Grimme” агрегатына операторлар Рафис Фәрхуллин һәм Хәким Зәкиев хезмәт күрсәтә. Балчыгын, череген лентадан Җәмил Зәйнуллин, Илгиз Зиннәтов, Наил Кадыйров, Инна Шәйхетдинова (фотода) кул белән алып торалар. Симәнәне Сатыш подвалына “ГАЗ-52”дә Айнур Гатауллин, “МТЗ-82”дә Тәлгать Хөсәенов, эшкәртү калдыкларын Рафи Билалов ташый”,– диде парк мөдире.
Уртак көч белән 5 сентябрьдә кырдан 428,5 центнер бәрәңге кайткан һәм эшкәртелгән. Басудагы “Grimme” бераз көйсезләнеп китүе сәбәпле, 6 сентябрьдә кайтканы 356 центнер гына булган. Дүрт көн эчендә 6 гектар мәйданнан “Икенче икмәк” уңышы җыйналган. Хуҗалыкта эшне тагын 10 көндә төгәлләүне планлаштыралар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев