Саба районы җыелма командасы 2026 елгы Татарстан футзал федерациясе Кубогын яулады
Котлыйбыз!
8 февральдә Саба районы җыелма командасы Татарстан Республикасының кечкенә шәһәрләре һәм районнарыннан ир-атлар командалары арасында 2026 елгы Татарстан футзал федерациясе Кубогын яулады! Киеренке уеннарда оста техника, югары оештыручанлык күрсәтеп, районыбыз егетләре бер –бер артлы командаларны җиңеп бардылар. Чемпионатның алтын медале безнең спортчыларның осталыгын ачык күрсәтә. Составында "Яшьлек" яшьләр үзәгенең тәҗрибәле тренеры Фәрхәт Ханзар улы Хәлиуллин җитәкчелегендә еллар буе бергә шөгыльләнгән тәҗрибәле уенчылар булган, район җыелма командасы җиңүгә көч тырышлык куйдылар. Аларның уңышлары - көндәлек тырышлык, футболга бирелгәнлек һәм җиңү теләге нәтиҗәсе. Алга таба да уңышлар сезгә!
Чыганак: Саба мунициапль район сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев