Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районына Нижгарның Пилнә районы Сафаҗәй авылы эшмәкәрләре килде

Делегация составында мәгариф, дин, мәгълүмат чаралары вәкилләре, билбау көрәше буенча дөнья чемпионнары да бар иде.

Бүген Саба районына Нижгарның Пилнә районы Сафаҗәй авылы  эшмәкәрләре килде. Безнең якларга сәфәргә  чыгуларының сәбәбе узган  ел Казанда  булган  Бөтендөнья татар конгрессы съездына барып  тоташа. Корылтайда район  башлыгы  Рәис Миңнехановның чыгышыннан   соң Сафаҗәй эшмәкәрләрендә районыбыз белән  кызыксыну  арткан  һәм  Сабаны барып  күрәсе  килү теләге туган.

“Шулай итеп, без  аларны  үзебезгә  кунакка  чакырдык, җитештерү, социаль-культура   объектларында  йөрттек. Ничек без көнкүреш мәсьәләләрен  чишәбез, инвесторлар табарга,  эшмәкәрләргә нинди  уңайлыклар тудырырга тырышабыз – шулар хакында  сөйләдек. Сафаҗәйлеләр безнең тормышны  өйрәнеп  китәләр, бәлки бездәге эш тәҗрибәсен  үзләрендә дә кулланырлар”,– диде башкарма  комитет җитәкчесе  урынбасары  Илнур Котдусов.

Эшмәкәрлек белән  шөгыльләнүче Нижгар татарлары  бик  тырыш  кешеләр икәнен белдек.  Сафаҗәйдә  казылык  ясау  осталары яши, ит эшкәртү белән  шөгыльләнәләр, атлар  асрыйлар. Бизнесын 3 гаилә белән  башлаган  Айрат Абдулов, мәсәлән,  иттән 25-30 төрле продукция,  ярымфабрикатлар  җитештерә һәм сату белән Мәскәүгә  кадәр  барып  җитә. Казан белән дә элемтәне  яңарткан.

“Саба бик ошады. Аграр  көллиятне  югары дәрәҗәдәге уку  йорты диясе  килә. Районыгыз эшмәкәрләре белән  якыннан аралашып, байтак  тәҗрибә  алып  китәбез”,– диде  ул.

Делегация составында  мәгариф,  дин, мәгълүмат чаралары   вәкилләре, билбау  көрәше буенча  дөнья чемпионнары да бар иде. Район башлыгы Рәис Миннеханов барысы да белән дә якыннан танышты. Эшчәнлекләре, шәхси тормышлары, гаиләләрендә балалар  саны турында  сорашты. Сафаҗәй эшкуарлары һәрберсе диярлек 3-4 бала үстерә. Димәк, чит өлкәдәге татар  авылы  яши һәм  аның  киләчәге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев