Саба районында “яшел урак”ка старт бирелде
Кыр эшләре барышы белән таныштырабыз
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 17 июньгә район хуҗалыкларында барысы 4642 гектарда күпьеллык үләннәр (план – 11293 га.) чабылган. Алардан 573 тонна печән әзерләнгән, 15976 тонна яшел масса сенажга алынган. Терлек азыгы әзерләүдә эш темпы “Нырты”да, “Игенче”дә , “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында, “Урта Саба”, “Тимершык” бригаларында югары. Иген культуралары корткычларга каршы 17833 гектарда гербицид, 4302 гектарда фунгицид һәм инсектицид белән эшкәртелгән. Үсемлекләр тамырдан – 5633, яфрактан 12915 гектарда тукландырылган.
фото https://saby.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2317872.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев