Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба районында көн саен 2-3 кешегә Covid-19 диагнозы куела

Гәрчә авыручылар саны кимесә дә, дөньяда коронавируска бәйле эпидемиологик хәл катлаулы булып кала.

Саба  районында да  көн  саен 2-3 кешегә   Covid19 диагнозы  куела. Шуңа   күрә профилактика  чаралары әһәмиятен  югалтмый. Социаль дистанцияне   саклау, кеше  күп  урыннарда битлектән   йөрү,  кулларны антисептик препаратлар белән эшкәртү чирдән сакларга ярдәм итәчәк.  Иң нәтиҗәлесе  –  вакцина. Хәзерге  вакытта дәвалау-профилактика  уч­реждениеләрендә  кулланылучы СпутникV  препаратын  тире  астына  шприц ярдәмендә кертү яки борынга тамызу (ревакцинация өчен) юлы белән  алырга   мөмкин.  Алты  айдан  соң кабат прививка  алмаган очракта тәндәге антитәнчекләрнең авырудан  саклау  көче  кими.  Вакцинация социаль,  мәгариф, сәүдә хезмәткәрләре һәм  60тан   узганнар  өчен аеруча  мөһим.  Ноябрь  ахырына районда бер тапкыр –17635, икенче мәртәбәсен 4245 кеше прививка  ясаткан.   Сәламәт булыгыз.

Резеда  Фәттахова,

эпидемиология  мәсьәләләре буенча   баш табиб урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев