27-29 сентябрь көннәрендә Петровский поселогында «Ирекле Россия 2018 " Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узды.
Татарстан Республикасыннан конкурска 180 кеше заявка биргән. 80 нән артык кеше үз проектларын яклады. 37 проект финалга узды һәм аннары жюри җиңүчеләрне билгеләде. Безнең Саба районнан Кристина Фазлиева катнашты. Кристина конкурста җиңүчеләрнең берсе булды һәм Татарстан Республикасын Мәскәүдә Бөтенроссия конкурсында тәкъдим итәчәк.
Кристинаны чын куңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә уңышлар теләп калабыз.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге
Фото: saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru
Нет комментариев