Саба районы яшьләре арасында киберфутбол буенча турнир
Район яңалыклары

Саба районы яшьләре арасында киберфутбол буенча турнир

25 нче ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында Саба районы яшьләре арасында киберфутбол буенча турнир булып узды.

Ярышта 8 кеше катнашты. Турнирның нәтиҗәләре буенча 3-4 урыннарны Мурат Сабиров и Айнур Мөхәммәтшин бүлештеләр, 2 урынны Делюс Фатхуллин яулады. Ярышның җиңүчесе итеп Фаил Шәрәфетдинов танылды.
    Искәртеп узабыз, әлеге турнирда 1-2 урын алган спортчыларыбыз 16 нчы декабрь көнне Сабада узачак киберфутбол ярышында Саба районы данын яклачаклар. Уңышлар телибез!

Автор фотолары


Нет комментариев