Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Саба туган якны өйрәнү музеенда «Мирас» түгәрәгенә йөрүчеләрнең чираттагы утырышы үткәрелде

Татар әдәбиятында фольклор традицияләре мәсьәләсе ул – әдәбият белән халык авыз иҗаты арасындагы үзара мөнәсәбәтләр проблемасының нигез өлеше.

 Очрашуга Миңгәр авылында тормыш итүче киң кырлы рәссам Фәйзерахман Камалов һәм табигать фәннәре магистры, рәссам Раушания Габидуллина чакырылды.

Файзрахман Гафур улының иҗаты милли фольклор чагылыш тапкан чынбарлыкны һәм үзенең, рәссам-экспериментатор буларак, саекмас фантазиясен берләштерә.

Автор рухи энергия һәм традицион кыйммәтләрнең шундый иҗади симбиозын "трансформацион сәнгать" дип атаган. Утырышта катнашучылар белән килгән кунаклар арасында җанлы әңгәмә корылды.

Кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, аларның тормыш юлы, иҗаты белән якыннанрак таныштылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев