Саба туган якны өйрәнү музеенда социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалы гаиләләрне кабул иттеләр
Очрашу Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан оештырылды
Ел саен 8 июльдә илебездә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Беренче тапкыр ул Гаилә елы дип игълан ителгән 2008 елда билгеләп үтелде.
8 июль көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Саба туган якны өйрәнү музеенда социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалы гаиләләр өчен экскурсия оештырдылар. Музейда балалар үткәнне, бүгенге көнне күрделәр, районыбызның киләчәгенә сәяхәт кылдылар. Тарихыбыз белән яңа компьютер технологияләре, хәзерге заман күзлегеннән таныштылар. Шулай ук туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре агач савытларга рәсем ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.
Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ МТЗиСЗ РТ в
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев