Саба туган якны өйрәнү музеенда тарихчы Рәйсә Сираҗиеваны искә алдылар
Район елъязмачысы калдырган бай мирас белән Саба туган якны өйрәнү музеена килеп танышырга мөмкин.
Районыбызның тарихы сакчысы, елъязмачысын искә алып...
Районыбызда туган якны өйрәнү музееның яңа бинасы ачылу барыбыз өчен дә шатлыклы, зур тарихи вакыйга булды. Саба тарихында беренче тапкыр музейның үз бинасы кунаклары өчен ишекләрен ачты. Татарстаныбызда гына түгел, ә бөтен Россия күләмендә үзенең заманча эшләнелеше белән аерылып торган әлеге музей үзе яңа булса да, ул электән районда эшләп килгән Саба туган якны өйрәнү музее экспонатларына нигезләнгән.
Саба туган якны өйрәнү музее дигән сүз белән янәшә йөрүче исем ул, әлбәттә, аны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе, 14 ел буе әлеге музей белән җитәкчелек иткән кеше – Сираҗиева Рәйсә Бәдретдин кызы. Музей фондында бүгенге көндә булган өч меңнән артык экспонат исә нәкъ менә әлеге ватанпәрвәр якташыбыз көче белән табылган, йә, булмаса, ул эзләнүләрдә катнашкан, аның шушы эш белән янып йөрүен белеп, аңа алып килеп тапшырылган.
30 елдан артык гомерен педагог һөнәренә багышлаган ул: Мәгариф бүлегендә педагогик кабинет мөдире, Саба урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Аннан инде бик зур җаваплы бурыч йөкләнә – мәктәп музее җитәкчесе. Әйе, Рәйсә Бәдретдин кызы Саба урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музее эшен оештырып җибәрүчеләрнең берсе була.
Аннан инде музей Татарстан Милли музееның филиалы буларак китапханә бинасына күчерелә һәм аның җитәкчесе булып Рәйсә Бәдретдин кызы билгеләнә. Ул эшләгән елларда музейга өч меңгә якын экспонат туплана. Без моны хәзер генә шулай җайлы әйтә алабыз. Ә ул вакытларда алар музейда ике хезмәткәр эшлиләр һәм музей фондын туплап, баету, илебез тарихында бик борынгыдан ук килеп, билгеле бер урынны алып торган тарихи төбәгебез турында килер буыннарга җиткерү өлкәсендә бәяләп бетермәслек эш башкаралар. Сүтелә торган йортларга иң беренчеләрдә булып алар барып җитә һәм хуҗалар рөхсәте белән музейга кирәкле йорт җиһазы, савыт-саба, кием – барысын да капчыкка салып, үз җилкәләрендә ташыйлар. Музейга бик күп төрле сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләргә җавап бирерлек, ярдәмлекләр төзеп, төрле чаралар үткәрерлек, фәнни эшләр язып, аларны матбугат битләрендә бастырып чыгарырлык материал, аның белән бергә бу өлкәдә белем дә туплыйлар, эзләнү эшләре алып баралар. Ярдәм сорап архивларга, галимнәргә, язучыларга, аерым гражданнарга мөрәҗәгать итәләр. Районыбызның танылган шәхесләре турында өйрәнү, тулырак белү максатынан, илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче аларның замандашлары, туганнары, дуслары белән хатлар алышалар.
Бүгенге көндә музей фондында сакланган экспонатлар, кулдан эшләнелгән бик күп альбом, тупланылган фото-видеоязмалар бихисап. Алар белән танышып, барлап чыгу өчен генә дә айлар кирәк булыр иде. Ә Рәйсә апа Сираҗиева һәм аның кул астында эшләгән хезмәткәрләр исә аларны кулдан язып, газета битләреннән алып ябыштырып, тупалап барганнар.
10 декабрь көнне әлеге олпат шәхеснең туган көне. Шул уңайдан музеебызда “Мирас” туган якны өйрәнү клубына йөрүчеләр белән берлектә искә алу кичәсе оештырылды. Кичәдә шулай ук Рәйсә апаның (әйе укучылары, замандашлары аны яратып шулай эндәшә торган булганнар) укучылары, коллегалары, хезмәттәшләре дә катнашып, үзләренең якты хәтирәләре белән бүлештеләр. Кем генә булмасын, һәр кеше аны үз эшенең остасы, бөек остаз, Саба районы тарихын туплауда армый-талмый хезмәт куйган шәхес буларак яратып искә алды, хатирәләре белән бүлеште. Туган якны өйрәнү клубына йөрүче тарихчыларыбыз исә аның исемен мәңгеләштереп, ул яшәгән йортка истәлек тактасы кую, аның исемендәге укулар, конкурс оештыру кебек сорауларны күтәрделәр. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин да Рәйсә Бәдретдин кызын олылап искә алды, мәдәният алдында гына түгел, ә бөтен район буенча аның тоткан урынын, хезмәтен бәяләде, алга таба музей белән берлектә аның исемен мәңгеләштерү буенча эшчәнлекне башларга вәгъдә итте.
Рәйсә Бәдретдин кызы Сираҗиева калдырган бай мирас белән сез Саба туган якны өйрәнү музеена килеп таныша аласыз. Шулай ук, хөрмәтле тарих сөючеләр, районыбыз тормышы белән кызыксынып торучы укучыларыбыз, һәрдаим музей яңалыкларын күзәетеп барыгыз, киләчәктә әлеге юнәлештә укулар, бәйгеләр булуы көтелә.
Алиса Гыймадиева,
музей хезмәткәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев