Саба урманчылыгында пошилар, маралларга һәм коралайларга азык салу өчен ясалган утлыкларга азык урнаштырдылар
Татарстанда 3 октябрьдән кыргый хайваннар өчен республика аучылык биләмәләрендә утлыклар урнаштыру һәм хайваннарны тукландыру акциясенә старт бирелгән иде.
Республиканың Биоресурслар буенча дәүләт комитеты оештырган чара хайваннарны саклау һәм үрчетү, шулай ук алар өчен уңайлы шартлар тудыру максатларында уздырыла.
Саба урман хуҗалыгында үткәрелгән игелекле гамәлдә Лесхоз урта мәктәбе укучылары да катнашты. Алар хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклауны контрольдә тоту буенча район бүлекчәсе җитәкчесе, аучылык белгече Марсель абыйлары Галимуллин җитәкчелегендә Саба урманчылыгында пошилар, шулай ук маралларга һәм коралайларга азык салу өчен ясалган утлыкларга азык урнаштырдылар.
Аларга барлыгы 50 килограмм тоз куелды, бер центнер күләмендә арпа салынды.
"Урмандагы җәнлекләр үсемлекләр, яфрак белән генә тукланмый. Аларга да тоз, печән кебек азык булса, бик рәхәтләнеп сыйланачаклар. Әлеге тукландыру компонентлары урман җәнлекләренең төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттырачак һәм контрольсез миграцияләү зарурлыгын бетереп, хайваннар саклана торган территорияләрдә салкыннарны тыныч кына кичерә алачак”, – дип аңлатты Марсель Галимуллин укучыларга.
Кыргый хайваннарга урманда әле азык запасы җитәрлек, шуңа күрә аларга печән ише азыклар кыш көне биреләчәк.Саба аучылык хуҗалыгы территориясендә мондый төр утлыклар 10га якын. Салкын чорда кыргый хайваннарны тукландыру аларның кешеләр янына килүен, шулай ук кыргый хайваннар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре очракларын булдырмый калырга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев