Саба урта мәктәбе укучыларына уку әсбаплары бүләк иттеләр [+фото]
Уку кирәк-яракларын үз эченә алган бүләкнең иганәчесе - район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм республиканың “Нәфис-Косметикс” җәмгыяте.
Байлар Сабасы бистәсенең быелгы уку елында үз эшчәнлеген башлап җибәрәчәк яңа Саба урта мәктәбендә беренче мәртәбә белем ачкычларын кулларына алучы кызлар һәм малайларга бүләкләр өләшенде.
Уку кирәк-яракларын үз эченә алган бүләкнең иганәчесе - район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм республиканың “Нәфис-Косметикс” җәмгыяте. Тантанада укучылар, аларның әти-әниләре, мәктәп дирекциясе һәм Саба шәһәр башкарма комитеты вәкилләре катнашты.
Шушындый ук чара Сабаның сәләтле балалар мәктәбендә һәм гимназиядә дә үткәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев