Саба урта мәктәбенә «Батырлык дәресе»нә сугыш хәрәкәте ветераннарын чакырдылар
Ватанны саклаучылар көне якынлаша
Хәрби һәм хезмәт батырлыгы-фронт һәм тыл бердәмлеге. Фронт һәм тыл бердәмлеге-ул иң мөһим шарт, аннан башка бернинди сугышны җиңү мөмкин түгел.
Бөек Ватан сугышы елларында Совет тылы фронтка сугыш кирәк-яраклары һәм ягулык белән өзлексез тәэмин итүдән башлап, азык-төлек һәм кием-салымга кадәр булыша.
Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк, тылдагылар алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм итә башлады. Тылдагы ватандашларыбыз сугышчыларыбызга авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә һәм иң кирәклесен фронтка җибәрә.
Кичә Саба урта мәктәбендә “Фронтовой перевозчик” Җәмил абый Янгучин, Чечнядагы сугыш хәрәкәтләре ветераны Ленар Вәлиев, махсус хәрби операциядә катнашучы, Евгений Алексеев белән очрашу үткәрелде. Җәмил абый ярдәмебезнең алгы сызыкта безнең тыныч киләчәк өчен көрәшүчеләр өчен бик мөһим булуын әйтте.
Ленар Камилевич иң гади нәрсәләр турында сөйләде.Үз Ватаныңның лаеклы сакчысы булу өчен батыр булырга, заманча сугыш техникасын белергә һәм яхшы физик әзерлеккә ия булырга кирәк, ләкин болардан тыш, тапкыр, эрудицияле булырга һәм, әлбәттә, үз Ватаныңның тарихын белергә кирәк, диде ул.
"За отвагу” медале белән бүләкләнгән чын герой, махсус хәрби операциядә катнашучы Евгений Алексеев балалар открыткалары һәм хатлары, посылкалары аларга барып җитүен, хәрбиләрнең почтаны һәрвакыт дулкынланып укуларын һәм саклауларын, туганнарының һәм якташларының рухи ярдәме бик мөһим булуын әйтеп узды.
Ул барлык авырлыкларны да җиңәргә туганнарның, якташларының ышанычлары, теләктәшлек күрсәтүләре зур ярдәм итә диде.
Балалар кунакларга сугыш хәрәкәтләре, нинди авырлыклар кичерүләре, дуслары, авыр минутларда бер-берсенә дусларча ярдәм итүләре турында күп сораулар бирделәр. Укучылар конкрет мисалда чын геройларның янәшә яшәвен, батырлык, Ватанга мәхәббәтнең патриот һәм Россиянең чын гражданины сыйфатлары булуын күрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев