Саба үзәк китапханәсе “Өлкәннәр”, “Сөембикә”, “Мишә дулкыннары” клуб берләшмәләре белән берлектә Казанга сәяхәт оештырды
Сабалылар Габдулла Тукай әдәби музеена һәм Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт филармониясенә сәяхәт иттеләр
Саба үзәк китапханәсе “Өлкәннәр”, “Сөембикә”, “Мишә дулкыннары” клуб берләшмәләренә йөрүчеләр һәм китапханәчеләр өчен Габдулла Тукай әдәби музеена һәм Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт филармониясенә сәяхәт оештырды.
Сәяхәтнең беренче тукталышы Габдулла Тукай әдәби музее иде. Быел шагыйрьнең тууына 140 ел. Әлеге уңайдан сәяхәтнең бу өлеше аеруча әһәмиятле иде.
Икенче тукталыш - Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт филармониясе. Сабалылар Динә Латыйпованың яңа басылып чыккан “Бүре сукмагы” китабы белән танышты һәм авторның юбилее уңаеннан оештырылган концертны тамаша кылды.
Әдәби, бай эчтәлекле сәяхәт һәркем күңеленә хуш килде. Бүгенгедәй сәяхәтнең мөһимлеген ассызыклап, һәркем тарафыннан рәхмәт сүзләре яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев