Саба үзәк район хастаханәсенең кан тамырлары үзәге төзелеше дәвам итә
Район яңалыклары

Саба үзәк район хастаханәсенең кан тамырлары үзәге төзелеше дәвам итә

Саба районында «Авыл территорияләренең комплекслы үсеше» дәүләт программасы тормышка ашырыла

      🔹Саба районы үзәк  хастаханәсендә заманча кан тамырлары  үзәге төзелеше эшләре дәвам итә. Бу көндә әйләнә-тирә территориясендә  урнаштыру  эшләре актив рәвештә алып барыла. Проект буенча үзәктә кабул итү-диспансерлык бүлеге, нурланыш диагностикасы бүлеген, махсус палаталар, интенсив терапия бүлеге, операция блоглары һәм башка  бүлекләр булдырылачак.

🔹Төзелеш Татарстан Республикасының «Авыл территорияләренең комплекслы үсеше» дәүләт программасын тормышка ашыру нигезендә алып барыла, ә эшләрнең тәмамлану вакытын 2025 елга куялар.


Нет комментариев