Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба үзәгендә Җиңү әләме җилферди башлады

Бүген Байлар Сабасы үзәгендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы якынлашу уңаеннан Җиңү әләмен күтәрү тантанасы булды.

Бүген Байлар Сабасы үзәгендә 1941-1945  еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77  еллыгы  якынлашу  уңаеннан Җиңү әләмен күтәрү тантанасы булды. Чарада Әфганстанда интернациональ бурычларын үтәүчеләр, “кайнар нокта”ларда  хезмәт  итүчеләр, ветераннар, “Сугышчан туганлык” оешмасы әгъзалары, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе, Саба шәһәр  җирлеге Советы, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, яшь гвардиячеләр,  яшь армиячеләр катнашты.  Тантананы хәрби  комиссар  урынбасары Айрат  Садыйков ачты һәм Җиңүне  көне  алдыннан  флагшток  күтәрүнең традициягә кереп  китәчәген белдерде. Флагштокка “150 стр ордена кутузова 2 ст идрицк див 79 с.к 3 у.а 1 б.” дигән   сүзләр  язылган. Шушы  штурм әләме 1945  елның 1 маенда рейхстаг бинасы түбәсендә җилферди башлаган. Тантанада район башлыгы урынбасары  Расих Закирҗанов,  хәрби  комиссар  Фәнис Закиров, “Бердәм Россия”нең Яшь гвардиясе  бөтенроссия иҗтимагый оешмасының  Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Халиев  чыгыш  ясады. Яшь гвардиячеләр ветераннарга Георгий тасмалары да тараттылар.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев