Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада әфганчылар истәлегенә волейбол турниры

Бүген “Саба Арена”да Әфганстан сугышы ветераннарының район оешмасы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә оештырылган бәйгесендә 12 команда чыгыш ясады.

 

Районыбызда ел саен февраль аенда Әфганстанда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә булдырылган Кубокка яшүсмерләр арасында волейбол турниры үткәрелә. Бүген “Саба Арена”да  Әфганстан сугышы ветераннарының район оешмасы, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә оештырылган бәйгесендә 12 команда чыгыш ясады.

Турнирны  ачу тантанасында район башлыгы урынбасары  Расих Закирҗанов, яшьләр эшләре һәм  спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов, район хәрби комиссары  урынбасары, “Сугышчан туганлык” Бөтенроссия ветераннар оешмасының Татарстан төбәк бүлеге Саба җирле бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Садыйков, сугышчы интернационалистлар, Әфганстан сугышы ветераннарының район оешмасы, волейбол федерациясе җитәкчеләре Илшат Әхмәтшин, Фәнис Вәлиев, Әфганстан  сугышы  ветераннары, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Мөнир Газизуллин, “Батырлык  өчен”,  “Сугышчан хезмәтләре  өчен” медальләре белән бүләкләнгән Халит Шәрипов, 1979 елның 25 декабрендә Кабулга беренче булып  сугышчан  марш  ясаган танк гаскәрләре сафында булган Раиф Ягъфәров, “Яшьлек” үзәге директоры  Динар Маканов катнашты. Турнирга   килүчеләр район  үзәгендәге сугыш-интернационалистлар монументына веноклар  салдылар. Турнирда   җиңүне “Яшьлек  командасы яулады һәм  кубок белән  бүләкләнде. Мичән авыл җирлеге егетләре – 2нче,  Эзмә  волейболчылары 3нче  урынга  чыкты. Аларга  “Яшьлек”  мәдәни-спорт үзәге Грамоталары, истәлек  призлары тапшырылды. Шулай ук иң  яхшы  уенчылар  билгеләп  үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев