Сабада әтиләре махсус хәрби операциядә булган мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Чыршы бәйрәме узды
Әтиләр – тынычлык сагында, балалар – бәйрәмдә
Бәйрәмгә җыйналган 67 баланы һәм аларның әниләрен муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов Яңа ел белән тәбрикләп, гаиләләргә сабырлык, илләребезгә тынычлык теләде. “Яңа ел якынлаша. Безнең хыялларыбызны тормышка ашыруда дәүләтебез зур өлеш кертә. Шулай ук хыял-максатларыбыз барысы да халкыбыз тырышлыгы нигезендә гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә бөтенесе дә тынычлыгыбызга бәйле. Бүген егетләребез илебезнең иминлеген саклап, махсус хәрби операциядә катнашалар. Аларга бик зур рәхмәт. Районыбыздагы үзгәрешләребез һәм эшләребез дә сезнең тырышлык, бердәмлек нигезендә алып барыла. Киләсе елда да һәркем үз вазифасын тиешенчә башкарыр һәм алга куелган мәсьәләләр тулаем үтәлер дип ышанам. Киләчәгебез – шушы балаларда. Аларны тәрбияләүгә зур көч куйганыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт. Җиһанга 2026нчы – Ат елы якынлаша. Ат – берәүгә дә начарлык эшли торган хайван түгел. Ул элек-электән кешегә авыр хезмәттә ярдәм иткән. Шуңа күрә Яңа елда да хезмәтебез белән макталып һәм данланып яшик”, –диде Рәис Миңнеханов үз чыгышында. Рәис Нургали улы балаларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм районыбызның бәйрәм бүләкләрен тапшырды. Балаларны тәбрикләргә Кыш бабай, Кар Кызы, төрле әкият геройлары килде. Нәниләр алар белән бергәләп күңел ачтылар, уеннарда катнаштылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар. Елыш авылыннан Гөлия Якупова бәйрәмгә ике улы һәм кызы белән килгән иде. Аның ире Илфат Якупов мобилизацияләнеп, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Алты яшьлек Илфия, З яшьлек Зәбир, 10 айлык Әнвәр август аенда чираттагы ялга кайтып киткән әтиләрен бик сагынсалар да, аның илебезнең тынычлыгын саклауда икәнлеген аңлап сабыр итәләр. “Кечкенәсе аңламаса да, олыларына ничек бар - шулай аңлатам. Нәни булсалар да, әтиләре белән горурланалар”, – ди әниләре. Гөлия вакытлыча әти җылысыннан мәхрүм калган балаларга аерым игътибар күрсәтелеп, алар өчен махсус Чыршы бәйрәме уздырулары өчен зур рәхмәтен белдерде. Байлар Сабасыннан Илина Фәләхова да бәйрәмгә 4 яшьлек улы Ильяс һәм кызы - 2 яшьлек Эмилияне алып килгән иде. “Әтиебез Илназ Фәләхов хәзергә чираттагы ялга кайтты. Бу безнең өчен бик зур шатлык. Өч елга беренче тапкыр Яңа елны бөтен гаиләбез белән каршы алачакбыз. Балалар Яңа ел бәйрәмен, Кыш бабайны бик көтеп алалар. Кыш бабайга хат та яздык”, –ди ул. Илина сабыйларының күңел ачуына алардан да бигрәк үзе шат иде. Киләсе елда һәр балага да әтиләре белән куанычлы очрашулар насыйп булып, Яңа 2026 ел һәр гаиләгә бәхет-шатлык, илләргә тынычлык, иминлек алып килсә иде дип кенә теләргә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев