Сабада бала катнашында юл-транспорт вакыйгасы
1988 елгы хатын-кыз “Хундай Элантра” автомобиле белән идарә иткәндә куркынычсыз тизлек режимын сайламый
Агымдагы елның 11 ноябрендә 16.03 сәгатьтә (караңгы төшкән вакыт) Байлар Сабасының Мәктәм урамында балигь булмаган бала катнашында юл-транспорт вакыйгасы булды. 1988 елгы хатын-кыз “Хундай Элантра” автомобиле белән идарә иткәндә куркынычсыз тизлек режимын сайламый һәм җәяүлеләр юлыннан чыгып барган гимназиядә укучы 2009 елгы кыз баланы бәрдерә. Нәтиҗәдә ул тән җәрәхәтләре ала. Машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләренең 10.1 һәм 14.1 пунктыталәпләрен үтәмәгән: җәяүлеләр кичүендә урам аша чыгучыга юл бирмәгән.
Караңгы вакытта булучан юл-транспорт вакыйгаларының ешаюын күздә тотып, ГАИның район бүлекчәсе автомобиль йөртүчеләрнең юлларда бик игътибарлы булуларын сорый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев