Сабада Баш федераль инспектор кабул итте
Үзләрен һәм авылдашларын борчыган мәсьәләләр белән килүчеләр Шәмәрдәннең Нариманов урамына яктырткычлар кую, тимер юл аша җәяүлеләр чыгу күперенә инвалидлар өчен лифт эшләү, махсус хәрби операциядә катнашучының инвалидлык төркемен үзгәртү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр
Бүген Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе җитәкчесе – Татарстан буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов Саба муниципаль районында гражданнарны кабул итүне үткәрде. Үзләрен һәм авылдашларын борчыган мәсьәләләр белән килүчеләр Шәмәрдәннең Нариманов урамына яктырткычлар кую, тимер юл аша җәяүлеләр чыгу күперенә инвалидлар өчен лифт эшләү, махсус хәрби операциядә катнашучының инвалидлык төркемен үзгәртү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр. Шулай ук торак белән тәэмин итүдә, тору урыны шартларын яхшыртуда, инвалидка протез ясау урынына бару өчен компенсация алуда ярдәм сорадылар. Федераль инспектор торактан законсыз мәхрүм ителү факты белән килүчене дә, суд приставларының гамәлләре белән килешмәүчене дә тыңлады.
Барлык мөрәҗәгатьләр каралды, Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә аңлатмалар бирелде һәм контрольгә алынды. Кабул итүдә шулай ук Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Зафар Мәхмүдов катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев