Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сабада Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең район җирле оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды

Мөмкинлекләре чикле, рухи көчләре чиксез

 Конференциядә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең ТР оешмасы рәисе Эльмира Шахвәлиева,  муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, баш­карма комитет җитәкчесе урынбасары Ирек Гарипов катнашты. Билгеле булганча, район инвалидлар оешмасы 20 башлангыч оешманы берләштерә, отчет-сайлау конференциясендә сайланган 46 делегатның 35е килде.

Эльмира  Шахвәлиева  үз чыгышын район инвалидлар оешмасы эшчәнлеген югары бәяләп,  җирле оешма  җитәкчесе Әмин Миңнегуловка Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Рәхмәт хатын тапшырудан башлады.  “Сәламәтлекләре белән проблемалары булганнарны физик мөмкинлекләре чикле кешеләр  дип атыйлар. Мөмкинлекләре чикле булса да, рух көчләре  чиксез аларның. Мин беренче чиратта кем генә булса да, кешедә     теләк  булырга тиеш дип саныйм.  Сау-сәламәт булып та, тормышта   бернигә ирешә алмаган кешеләр бар. “Инвалид” сүзе төрле телләрдә төрлечә тәрҗемә ителә.  Миңа иң нык охшаганы  француз  телендәгесе,  ул – “Герой”  дип тәрҗемә ителә.  Дөрестән дә, алар чын геройлар.  Инвалидлар  саны революция чорыннан,  Бөек Ватан сугышыннан соң нык арткан. Бүген дә махсус хәрби операция зонасыннан күпме ир-егетләр сәламәтлекләрен югалтып кайталар. Без һәрберебез аларга игътибарлы һәм мәрхәмәтле булырга тиеш. Чөнки  беркем дә  мондый хәлгә тарымас дип әйтә алмый”, – диде Эльмира Шахвәлиева. Конференциядә район инвалидлар оешмасы җитәкчесе  Әмин Миңнегулов 2020-2025 елларда башкарылган эшләр һәм алда торган бурычлар турында чыгыш ясады. Саннардан күренгәнчә,  районыбызда 3902 инвалид исәпләнә. Шуларның 227се – балалар.  Район җирле оешмасыннан Бөтенроссия инвалидлар җәм­­гыятендә 727 кеше әгъза булып тора. 

“Җәмгыятьнең оештыру эш­чәнлеге хакында сүз алып барганда тагын  бер эшне уңай яктан бәяләп китәргә була. Хисап чорында район җирлегендә яшәүче инвалидларның тулы картотекасы һәм инвалидлар җәмгыяте әгъзаларының  электрон үрнәктәге исемлеге булдырылды. Зур хезмәт куеп башкарган эшне дәвам итәргә, картотека һәм исемлекне яңартып, тулыландырып торырга кирәк”, –диде Әмин Ибраһим улы. Ул  “Уңайлы мохит” дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча да  районда  даими эш алып барылуын һәм 2030 елга кадәр озынайтылган программаны тормышка ашыруда инвалидлар  оешмасы да актив катнашуын билгеләп үтте. Районда пенсия яшенә җитмәгән 1303 инвалид бар.  Быел 12 кеше эшкә урнашу мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итеп, шуларның 10сы уңай хәл ителгән. Әмин Миңнегулов шулай ук үз чыгышында инвалидларны савыктыру, аларны җәмәгать тормышына  катнашуга тарту  буенча физкультура һәм спортка зур урын бирелүен билгеләп үтте.  Райондашларыбызның Рәсәй, республика күләмендәге  спорт ярышларында зур уңышларга ирешүләре физик мөмкинлеге чикләнгәннәрнең  никадәр актив тормыш алып баруларын раслый.

Конференциядә шулай ук  контроль-ревизия комиссиясе хисабы тыңланды. Район инвалидлар оешмасы рәисе һәм идарә составы сайланып,  оешма җитәкчесе итеп ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан кабат Әмин Ибраһим улы Миңнегулов сайланды. Шулай ук Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте съездына делегатлар да билгеләнде. Соңыннан  җәмәгатьчелек эшчәнлегендә аеруча актив оешма әгъзалары Рәхмәт хатлары белән  бүләк­лән­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев