Сабада чүп контейнерлары җитәме?
Район яңалыклары

Сабада чүп контейнерлары җитәме?

Тарифлар буенча дәүләт комитетының каты коммуналь калдыклар штабы эшче утырышы узды

  Утырышта башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов, Саба һәм Шәмәрдән күптармаклы  җи­тештерү  пред­­прия­тие­лә­ре директорлары Илнур Хәбибуллин,  Аль­мир Шәй­­хетдинов чы­гыш ясады. Алар көнкүреш калдыклары чыгару эшчәнлеге турында хисап тотты. Марат Ишниязов сүзләренчә, Саба муниципаль районында чүп-чар даими рәвештә чыгарыла һәм барлык торак пунктларны колачлый.  Моннан тыш, районда халык белән мәгълүмати эш актив алып барыла: мәгълүмати стенд­лар ур­наштырылган.  Әм­ма, төбәк операторы һәм му­ниципалитет тарафыннан сыйфатлы башкарылган эшкә карамастан, каты коммуналь калдыкларны җыю өчен өстәмә контейнерларга ихтыяҗ кала. Хәзерге вакытта проблеманы бетерү буенча актив эш алып барыла. “Татэнергосбыт” мәгълүматларыннан  кү­­­­­ренгәнчә, 9 айда Саба райо­нын­да каты  көнкүреш кал­дык­лары белән эш итү буенча хез­мәткә түләүләр җыю 95 про­цент тәшкил итә.


Нет комментариев