Өлкәннәр көне уңаеннан
27 сентябрь, шимбә көнне, Байлар Сабасы бистәсендә һәм Шәмәрдән авылында Өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкәләр үткәрелә.
Киң ассортиментта югары сыйфатлы авыл хуҗалыгы товарлары, ашамлыклар, көнкүреш товарлары тәкъдим ителәчәк. Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияләрне дә сатарга мөмкинчелек бар. Ярминкәләр Байлар Сабасында “Аргамак” картодромында, Шәмәрдәндә тимер юл вокзалы каршындагы мәйданда узачак. Ярминкәләргә рәхим итегез!
Нет комментариев