Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сабада яңа имам- мөхтәсиб сайлаулары узды

Районыбыз имам- мөхтәсибе итеп кабат Айнур хәзрәт Әхмәтов сайланды

 Җыелышны Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт март аенда IX Мөселманнар корылтаенда булып узган мөфти сайлауларыннан соң, кагыйдә буларак, мөхтәсибәтләрдә дә яңа имамнар сайлануы турында әйтүдән башлады. Яңа тәртип буенча имамнар хәзер элеккечә 4 елга түгел, 5  ел срокка сайланчак. Шулай ук күркәм вәгазе белән авыл имамнарына дини эшчәнлекләре, халык алдындагы вазыйфаларын искә төшерде. Халык зур ышаныч белән сайлап куйган бу вазыйфаны авырсынмыйча, җиңеллек белән башкарырга, үтенеч белән килгән кешеләрнең гозерләрен тыңлый белергә, бер-берсе белән күркәм мөгамәләдә булырга өндәде хәзрәт. "Аллаһы Тәгалә һәркемне тормышның төрле баскычына куя. Сине шушы вазыйфага куйган икән- сиңа бу эшеңне яратып, җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Эшне яратып эшләсәң арытмый бит ул. Берәү дә җәннәткә гамәле белән керми. Аллаһының рәхмәте белән керә (намаз уку, ураза тоту-ул безнең бурычны үтәү), ә Аллаһ үзенең рәхмәтен кеше рәхмәте эченә яшергән. Халык рәхмәтен алуга ирешергә кирәк", диде ул.
 Җәлил хәзрәт район имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәтнең эшчәнлегенә дә уңай бәя биреп, бу вазыйфага киләсе срокка кабат аның кандидатурасын тәкъдим итте. Район имам-хатыйблары әлеге тәкъдимне хуплап бер тавыштан Айнур хәзрәт Әхмәтовны Саба районы имам-мөхтәсибе итеп сайладылар. Айнур хәзрәт шундый олы ышаныч белдергәннәре өчен имамнарга зур рәхмәтен җиткерде һәм алга таба да Аллаһ юлында бергә-бергә аңлашып, фидакарьләрчә хезмәт итәргә чакырды. Алга таба мөхтәсибәтнең яңа активы сайланды. Җәлил хәзрәт  мөхтәсибәтнең күчмә утырышларын чиратлап авылларга чыгып үткәрергә һәм имамнарның хисап чыгышларын да тыңлау тәкъдиме белән чыкты.
Имамнар җыелышында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев катнашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев