Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада яшәүче Вайлдберризны алдаган

Интернет-кибетләрне төп башына утыртучылар да юк түгел икән...

   Хәзер интернет-кибетләр  заманы. Алардан  әйбер сатып алу соңгы  вакытта  бик популярлашты. Үзеңә  кирәкле барлык  төр товарга  яки продукциягә заказ бирергә була. Кайберләре  икенче  көнне  килеп  җитә. Бер  кимчелекле  ягы бар:  сыйфат мәсьәләсе.  Гомумән, интернет-кибетләр тарафыннан алдау очраклары да күзәтелә. Ничек  алданмаска – бу хакта  социаль  челтәрләрдә  язмалар еш бирелә. Әлбәттә, халыкны  алдан  кисәтү кирәкле гамәл. Әмма, җәмәгать, интернет-кибетләрнең  үзләрен төп башына  утыртучылар да бер дә юк түгел икән. Саба районыннан бер яшь кенә ханым  Надилова (фамилиясе  үзгәртелде), мәсәлән,   Вайлдберриз  кадәр  Вайлдберризны да  алдый алган һәм ахыр чиктә эше судка барып җиткән. Аның гамәлләре тикшерү органы тарафыннан мошенниклык,  ягъни чит милекне  алдау юлы белән урлау  буларак  квалификацияләнә. Моның  өчен кешене 2  елга  кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр. Ә иң  йомшак җәза – 120  мең  сумга  кадәр штраф. Надилова исә  якларның  килешүе сәбәпле генә җәзадан котылып кала.

Кырын  эшенә килсәк, Надилова 2023 елның 5 августында Вайлдберризга заказ бирү һәм товар өчен түләү  системасында өзеклек килеп чыкканын белә торып, законга  каршы гамәлләренең яхшыга илтмәсен  аңлаган  хәлдә, телефонына урнаштырылган интернет-кибет кушымтасы аша 17093 сумлык товарга заказ бирә.  Икенче көнне аңа товарларның кабул итеп алу пунктына кайтарылуы турында  хәбәр килә. Шуннан соң Надилова пунктка барып заказның уникаль QR кодын күрсәтә һәм, товарның  түләнмәвен белә торып, алдау юлы белән соратып  алган  барлык әйберләрен  алып  чыгып  китә.

Надилова  алга таба җинаятьчел гамәлен дәвам итеп, 6 августта кабат Вайлдберризга 8539  сумлык  заказ рәсмиләштерә. Бу  юлы да барысы да шома гына үтә һәм пункт хезмәткәрендә товарның  түләнмичә алынуына бәйле шик-фәлән тумый. Нәфес дигәнең чикләрне белми бит ул, кыңгыр эш  уңышлы барып чыккан саен аза гына. Кыскасы, әлеге  ханым 7, 8, 9, 10, 11, 12, 15 һәм 16  август көннәрендә дә әлеге  схема белән  эш итеп Вайлдберриздан күпләгән товарлар  кайтартып, аларны алуга  ирешә. Исемлектә салфетка-сөлге, дәфтәр ише  вак-төякләрдән башлап, ноутбук, кыйммәтле күп­функцияле принтер, акустик  система, смарт сәгатьләргә  кадәр бар. Җыеп әйткәндә, Надилова алдашу юлы  белән урлап, Вайлдберризга 183014  сумлык зыян  китерә.

Мошенниклык  факты буенча  кузгатылган җинаять эшен җәмәгать  судьясы  2024  елның июнь аенда  карады.  Якларның  килешүе сәбәпле, зыян күрүче Вайлдберриз интернет-кибете  вәкиленнән суд процессын аның  катнашыннан  башка  үткәрүне  сорап  гариза керә. Надилова да 183014  сум күләмендәге  зыянны ирекле рәвештә тулысынча кайтаруын күрсәтеп, үзенә карата  кузгатылган  җинаять  эшен туктатуны  сорый.   РФ Җинаять кодексының 76нчы маддәсе нигезендә, зыян күрүче белән үзара татулашса һәм аңа килгән зыянны капласа беренче мәртәбә зур булмаган яисә уртача авырлыктагы җинаять кылучы зат җинаять җаваплылыгыннан азат ителергә мөмкин. Суд процесста катнашучыларның фикерләрен  тың­лаганнан  соң,  “Вайлдберриз” җәмгыятенең хөкем ителүчегә  дәгъ­васы юклыгын   күздә тотып, җә­мәгать  судьясы җинаять эшен туктату өчен каршылыклар тапмый. Нәтиҗәдә, якларның килешүе сәбәпле, җинаять эзәрлекләве судта туктатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев