Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада иң актив волонтерларны тәбрикләделәр

Районыбызның иң актив волонтёрларын, волонтёр отрядларын һәм отряд җитәкчеләрен барлау максатыннан, «Яшьлек» яшьләр үзәге, район балалар иҗат үзәге белән берлектә, «Волонтёр булу - шәп ул» дигән конкурс игълан иткән иде

  . Конкурс кысаларында районыбыз мәктәпләрендә оешкан волонтёр отрядлары,отряд җитәкчеләре һәм волонтёрлар үз хезмәтләрен яктырткан эшләрен тәкъдим иттеләр. Финалга чыгучылар,бүген, 12 нче декабрь көнне, Саба гимназиясенә җыелды. Биредә иң-иңнәрне  тәбрикләү тантанасы булды. 
          Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов иң элек катнашучыларны  халыкара волонтерлар көне белән котлады һәм эшләгән игелекле хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. Финалга чыккан мәктәп отрядлары һәм волонтерлар, әзерләп килгән презентация һәм чыгышлары белән үзләренең эшчәнлекләрен чагылдырдылар һәм  иң яхшылар икәнлеген исбатладылар. Чараны "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Динар  Маканов тәмамлап, волонтерларны тагы да актив булырга чакырды һәм уңышлар теләде. Чарада катнашучыларга мәрхәмәтле эшләре өчен, район җитәкчеләре тарафыннан Рәхмәт хатлары, акчалата һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев