Сабада картинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты, Беренчелеге, Идел буе һәм Урал федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге  уза
Район яңалыклары

Сабада картинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты, Беренчелеге, Идел буе һәм Урал федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге уза

Узышларда республикабызның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 130 якын спортчы катнаша.

Сабаның «Аргамак» картодромында картинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты, Беренчелеге, Идел буе һәм Урал федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге үтә. Анда республикабызның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 130 якын спортчы катнаша. Ярышларны ачу тантанасында спортчыларны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов, ярышларның җитәкчесе Игорь Кравченко, Татарстан Республикасы автоспорт федерациясе картинг комитеты рәисе Николай  Бондарев сәламләде һәм  уңышлар теләде. Узышлар бүген дә дәвам итә.


Нет комментариев