Сабада офис хезмәткәрләре һөнәри бәйгедә ярышты
“Яшьлек” яшьләр үзәге офис хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрде.
Районыбызда яңа башлангыч булган әлеге чара мәдәният йортының кече залына районыбызның төрле оешма һәм учреждение хезмәткәрләренең бердәм, дус командаларын бергә туплады. Алар һөнәри осталыклары белән беррәттән, үзләренең киңкырлы талант ияләре булуларын да күрсәттеләр.
"Барлык офис хезмәткәрләрен, ягъни оешма-учреждение вәкилләрен берләштергән чара районыбызда беренче тапкыр оештырыла. Әлеге чара аларның төгәллеген һәм креативлыгын күрсәтүче мавыктыргыч конкурсларны үз эченә ала. Мәсәлән, «Кассир» конкурсы сезнең акчаны төгәл һәм оператив рәвештә саный белүегезне күрсәтәчәк. Әмма иң мөһиме — безнең максат барлык катнашучыларны тәҗрибә һәм яңа идеяләр белән уртаклашуга ярдәм итә торган дустанә атмосферада берләштерү», – дип уртаклашты район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов.
Шулай ук чараның ачылу тантанасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Баһманов, Балтач районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Делюс Закиров иң көчле команда һәм иң яхшы хезмәткәр исеме өчен ярышучы офис хезмәткәрләренә уңышлар теләделәр. Әлеге хезмәт һәм ялны берләштергән чарада районыбыздан 12 команда катнашты. Алар барлыгы биш станциядә – “Архивчы” (документларны архив өчен әзерләү), “Печатьләү машинкасы” ( иң тиз текст җыючыны ачыклау), “Кассир” ( акчаны тиз санау), ”Бозылган документ” (ертылган документ мәгълүматларын кире җыйнау), “Баш мие штурмы” (башваткычны чишү) тукталышларында һөнәри әзерлекләрен күрсәттеләр һәм төрле кызыклы уеннарда көч сынаштылар. Уенчыларны иң озак тукталырга мәҗбүр иткәне “Кассир” станциясе булды. Чөнки күп суммадагы тиен һәм кәгазъ акчаларны санарга нык төгәллек белән бергә, озак вакыт та таләп ителде. “Исполком” командасыннан Гөлнара Мифтахова үзен акча санауда иң остасы итеп күрсәтте. Һәр станция буенча җиңүчеләр билгеләнеп, архив эше остасы – “Балкыш” командасыннан Энҗе Минһаҗева, компьютерда иң тиз хәреф җыючы – “Совет” командасыннан Альберт Миникаев, башваткычны иң тиз чишүче – “Великолепная пятерка” (Лесхоз картлар йорты) командасыннан Альбина Вәлиева, бозылган документны иң тиз тәртипкә китерүче булып “Совет” командасыннан Рита Ярмиева танылды. Гомум нәтиҗәләргә килгәндә, беренче урынны «Башкарма комитет "командасы, икенче урынны башкарма комитетның «Совет», өченче урынны «Балкыш» командасы яулады.
“Районыбызда беренче тапкыр уза торган чара башланыр алдыннан дулкынлану бар иде. Балалар белән дәресләр әзерләүнең ярдәме тиде, “Баш мие штурмы” (башваткычны чишү) станциясендә ребус чишү биреме җиңелләрдән бирелде. Үзеңне сынап карау, үзара аралашу булган чара бик күңелле узды һәм дәвамлы булсын”, – диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марат Баһманов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев