Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сабада өстәл теннисы буенча “Без бергә” “Ак торналар” Халыкара спорт ярышлары уза

Ярышларда Россиянең алты төбәгеннән (Оренбург, Коломна, Ижау, Ульяновск, Самара, Татарстан), Белоруссия, Үзбәкстан, спортчылары катнаша.

 18 июньдә “Саба-Арена” спорт комплексы 16 яшькә кадәр егетләр һәм кызларның өстәл теннисы буенча халыкара ярышларда катнашучыларны кабул итте.

Ярышларда Россиянең алты төбәге (Оренбург, Коломна, Ижау, Ульяновск, Самара),  Татарстан, Белоруссия, Үзбәкстан, спортчылары катнаша. 70 егет һәм 48 кыз арасында турнирның төп бүләге уйнатылачак.

Ярышларны ачу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары -аппарат җитәкчесе Марат  Кәримов,  яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Гарипов, өстәл теннисы буенча РТ җыелма командасының баш тренеры Виталий Тихонов катнашты.

Турнирның төп иганәчесе – «ПМК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесеКонстантин Маковеев. Тантана барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Дәүләт гимннары яңгырады. Турнир ачык дип игълан ителде.

Хәерле юлга, "Ак торналар"!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев