Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сабада Республика көне ничек узды?

30 август – Татарстан Республикасы көне районыбызда да күркәм чараларга бай булды. Сабаның “Гаилә” паркына җыйналган бәйрәм тамашачыларын “Күрше” проектында катнашып грант яулаган райондашыбыз Алисә Гыймадиева иң элек “Халкымның күңел бизәкләре” дигән чарага җыйды.

    Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов старт биргән  “Безнең ишегалды” программасы кысаларында гамәлгә ашырылган  “Күрше” проек­ты нигезендә  алдарак Тынычлык һәм Дальняя урамнарында ишегалды бәйрәмнәре  уздырылды. Аның соңгысы тагын да масштаблырак төстә үтеп, төрледән-төрле мастер-класслар,  татар халкының милли уеннары, милли биюләре буенча күнекмәләр алуга мөмкинлекләр булдырылган иде.   Әлеге проектның күп чаралары нәкъ менә балаларга юнәлтелгән булганлыктан, бәйрәм аеруча кече яшьтәгеләрнең активлыгы белән үтте.  Татар халкының милли киемнәреннән  һәм өс киемендә татар орнаментлары булган тамашачылар аерым бүләк алды.    Район мәдәният бүлеге җитәкчесе  Рөстәм Заһидуллин мәдәният хезмәткәрләренең 1 сыйныфка баручы нәниләренә уку әсбаплары тутырылган сумкалар бүләк итте.  Күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да якынайту, ныгыту, күршелек традицияләрен саклауга  юнәлтелгән   бәйрәм  район мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең  матур   чыгышлары белән үрелеп,  җылы, күңелле рухта узды.  
Республика көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде.

“1990 елларда нинди генә үзгәрешләр булса да, республикабыз үз юлын, кыйбласыннан тайпылмыйча, зур үсешкә омтылды. Бүгенге көндә ирешкән уңышларыбыз үзара  тырышып хезмәт кую нәтиҗәсе. Киләчәктә дөньялар тыныч булып, махсус хәрби  операциядәге егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар”, – диде ул.  

   Алга таба Рәис Миңнеханов  районыбыз төзүчеләрен  һөнәри бәйрәмнәре белән котлап,  әлеге  тармакны үстерүгә   шәхси  өлеш  керткәннәре  һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәт  куйганнары өчен ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы  министрлыгының һәм Саба муниципаль район башлыгының Мактау Грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды.  Районыбыздагы күркәм традиция – “Чәчәкле Саба” конкурсы дәвам итеп, ул быел 14 номинация буенча бәяләнде.  Шәхси хуҗалыклар   арасында  үз биләмәсен  гөл-чәчәкләр  белән иң матур бизәүче булып Лесхоздан Раиса Сафиуллина танылды. “Күпфатирлы йортлар” номинациясендә Байлар Сабасының Мәктәп урамы, 51йортта яшәүче Хәниф Тимербаев  Гран-прига, Шәмәрдәннең Горький урамында яшәүче Илсөяр Шәфигуллина 1 урынга лаек булды.   “Шәхси эшмәкәрләр, крестьян (фермер) хуҗалыклары” номинациясендә Шә­мәрдәндәге җаваплылыгы чикләнгән “Ин­КО”  җәмгыяте,  “Форест” питомнигы һәм “Халиков Радик Ясавиевич” крестьян (фермер) хуҗалыгы 1 нче урынны алды.  “Бюджет өлкәсенеке булмаган предприятие, оешма, учреждениеләр” номинациясендә Байлар Сабасы зонасы буенча  “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Саба  филиалы  һәм “Сабагаз” эксплуатация –җитештерү идарәсе, Шәмәрдән зонасы буенча  торак-коммуналь хуҗалыгының Шәмәрдән күптармаклы җитештерү  предприятиесе  һәм Шәмәрдән икмәк кабул итү пункты 1 урынны яуладылар.”Федераль һәм республика учреждениеләре, финанс-бюджет палатасы, казначылык департаменты” номинациясендә Янгын хезмәтенең 129нчы часте, “Авыл җирлекләренең административ биналары   биләмәләре” номинациясендә Эзмә һәм Сатыш авыл җирлеге, “Авыл хуҗалыгы предприятиеләре” номинациясендә җаваплылыгы чикләнгән  ”Игенче”  җәмгыяте,   “Мәгариф учреждениеләре” номинациясендә сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен  Саба  мәктәп-интернаты, мәктәпкәчә белем учреждениеләре  арасында Байлар Сабасының “Әллүки”, “Бәләкәч”,  Иләбәр авылының “Умырзая” һәм Курсабашның “Кояшкай”  балалар бакчалары 1нче урын яуладылар. 
“Спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре” номинациясендә спорткомплекс һәм Саба йөзү бассейны, “Мәдәният учреждениеләре” арасында  Мишәбаш авыл мәдәният йорты  Гран-прига, Лесхоз мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе, Оет авыл клубы һәм китапханәсе, музейлар арасында  Лесхоз урман музее  1 нче урынга лаек булдылар.  
«Социаль  яклау учреждениеләре” номи­на­циясендә Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты, сәламәтлек саклау уч­­реждениеләре арасында Керәнне фельдшер-акушерлык пункты  – Гран-при, Ике Басу Арташ  фельдшер-акушерлык пункты, дини оешмалар арасында Байлар Сабасының  “Тынычлык” мәчете һәм Шәмәрдәннең  чиркәве 1 урын иясе булып танылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев