Сабада «Татарстанда җәй»республика акциясе кысаларында «Яшел фитнес» тренировкасы узды
Район яңалыклары

Сабада «Татарстанда җәй»республика акциясе кысаларында «Яшел фитнес» тренировкасы узды

«Татарстанда җәй» проекты 2026 елда да эшен дәвам итә.

  Кичә «Олимп» паркында «Татарстанда Җәй» республика акциясе кысаларында бушлай «Яшел фитнес» тренировкасы узды!  Республика җитәкчелеге инициативасы белән 1 июньнән эшли башлаган «Татарстанда җәй» проекты 2026 елда да эшен дәвам итә.

  Җәй дәвамында спорт турнирлары һәм фестивальләр, концерт һәм күргәзмәләр, халык күңел ачулары, балалар һәм гаилә бәйрәмнәре, күршефест бәйрәмнәре  дәвам итәчәк.

  Бәйрәмнән район халкы һәм кунаклар  ялларын сәламәтлек өчен файдалы итеп уздырдылар, энергия һәм яхшы кәеф белән тулыландылар.

#Татарстандаҗәй

 

 

    


Нет комментариев