Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада усак урманнары артачак

Бүген Саба урман хуҗалыгында профессор Юрген Преч җитәкчелегендә Германиянең техник университеты (Дрезден) вәкилләре булды.

Бүген Саба урман хуҗалыгында профессор Юрген Преч җитәкчелегендә Германиянең техник университеты (Дрезден) вәкилләре булды. Очрашу барышында техник университетының «Усак утыртмаларында тотрыклы урман хуҗалыгын алып бару концепциясен эшләү һәм аларны Татарстан Республикасында куллану» дигән «ASTAT» фәнни-тикшеренү проектын тормышка ашыру мәсьәләләре каралды

“Дрездендагы техник  университетта “Урман хуҗалыгы” факультеты бар. Без Татарстандагы  коллегаларыбыз белән  инде  ун  елга  якын  хезмәттәшлек итәбез. Хәзерге  вакытта яраклы усак  агачын  үстерү һәм аннан  сыйфатлы  продукциясе  җитештерү  мәсьәләләре белән  шөгыльләнәбез. Германиядә Лесхоз селекция-орлыкчылык  үзәге  кебек югары технологияле  җитештерү  мәйданчыклары  аз. Ике арадагы  хезмәттәшлек нәтиҗәсендә усак  агачы  үстерүдә күп  кенә проблемаларны  хәл итү турында   сүз  алып  барыла”,– диде университет профессоры, проект координаторы Альбрехт Бемманн.    Усак агачы Сабада продукция  җитештерү өчен инде кулланыш тапты  да. Аннан Иштуганда Кытай таякчыклары  җитештерелә. Әлеге продукция өчен усак  иң  яраклы  чимал булып табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев