1нче ноябрьдән 8нче ноябрьгә кадәр илебездә “Зур этнографик диктант” X Бөтенрусия мәгърифәтчелек акциясе үтә.
6 ноябрь көнне Саба үзәкләштерелгән район китапханәсендә X Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе «Зур этнографик диктант» 2025 узды. Акция катнашучыларны илдә яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырды, шулай ук этномәдәни грамоталылыкның гомуми дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирде. Биремнәр тест рәвешендә язылган иде. Барлыгы 56 кеше (офлайн 35, онлайн 21 кеше) диктант язды.


Нет комментариев