Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сабага «100 лидер — киләчәк Татарстаны» проектында катнашучы яшьләр килде

Проектта катнашучылар Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов белән дә очраштылар.

  Модульнең мөһим өлеше формаль булмаган аралашу һәм  тәҗрибә уртаклашу булды. Күпләр билгеләп үткәнчә, нәкъ менә шундый форматларда проектлар реаль эчтәлеккә һәм үсеш перспективасына ия була башлый.

  Сәфәрне оештыруда Башкарма комитет җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм буенча урынбасары- Илнур Котдусов катнашты. Гомумән, Сабадагы очрашу югары дәрәҗәдә узды.

  «ГАФЭЛЬ» җәмгыяте җитәкчесе Алим Галимуллин район буенча экскурсия үткәрде, катнашучыларга заманча объектларны күрсәтте, төп үсеш юнәлешләре һәм перспективалары турында сөйләде. Катнашучылар урыннарда локаль бизнесның ничек эшләвен һәм яңа проектлар өчен нинди мөмкинлекләр ачылуын күрә алдылар. Күмәкләшеп агач утырттылар.  Бу очрашуның үсеш һәм киләчәккә керткән өлешенең чагылышы булды. Сәфәр ачык диалог һәм иҗади мохиттә тәмамланды. Проектта катнашучылар модульне гамәлгә ашыруга керткән өлешләре һәм җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев