Сабайда авылдашлар очрашты
Район яңалыклары

Сабайда авылдашлар очрашты

Шушы яктан, шушы туфрактан без...

   18 июль көнне Сабай авылында  «Шушы яктан безнең тамырлар» дип исемләнгән авылдашлар очрашуы узды. Якташлар очрашуына шушында туып үскән һәм бүгенге көнгә кадәр туган якларына мәхәббәтен саклап яшәгән кешеләр җыелды. Бәйрәм тамашасы җыр-моң, күңелле уеннар белән дәвам итте. Якташлар очрашты, хәл-әхвәл белеште, үткәннәрне искә алды.


Нет комментариев