Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сабалыларны Үзәк чыршы янында Яңа ел бәйрәме белән Зәринә Хәсәншина котлады (+видео)

Яңа елның унынчы көнендә көндезге бәйрәмне «Умырзая» авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативы үткәрде.

Бәйрәм тамашасы башланыр алдыннан мәйданга җыелган халыкны ПССПК "Умырзая" җитәкчесе Рамил Гарипов тәбрикләде, Яңа елның һәркемгә саулык, гаиләләргә тигезлек,  дөньяларга тынычлык, иминлек алып килүен теләде. Халыкны рәхәтләнеп күңел ачарга чакырды. Бәйрәмдә уеннар нәниләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә оештырылды. Мәйдан янәшәсендә табада кайнар коймак пеште, чәй кайнады. Бәйрәмнең бизәге – танылган эстрада җырчысы Зәринә Хәсәншинаның чыгышы булды. Тамашачы җырчының һәр чыгышын көчле алкышларга күмде, кушылып җырлады, биеде. Уеннарда катнашучыларга бүләкләрне дә мулдан өләштеләр умырзаялылар. Кыш бабай белән Кар кызы балаларны тәм-томнары белән сөендерделәр.

Илмира Галимуллина фотолары (галереяда)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев