“Сабантуй” спорт мәктәбе беренче тапкыр кызлар арсында баскетбол буенча ярышлар уздырды
Ярыш 17 февраль көнне Тимершык гомумбелем бирү мәктәбе базасында 2011- 2012 нче елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында булды
Ярышта барлыгы 6 команда көч сынашты: Саба гимназиясе, Югары Симет, Явлаштау, Саба, Тимершык урта гомумбелем бирү мәктәпләре һәм Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп – интернаты. Командалар арасында иң яхшы уенчы кызлар Гүзәл Ганиева, Дилә һәм Зилә Әкбәровалар булдылар.
Кызлар көчле уен күрсәттеләр. Авыр көрәш нәтиҗәсендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын –“Сабантуй-2” командасы, “Саба урта мәктәбе” (тренер Ш.Х. Шакиров)
2 урын – “Сабантуй -1” командасы, “Тимершык урта гомумбелем бирү мәктәбе” (тренер Ш.Х. Шакиров)
3 урын – Саба гимназиясе, (тренер И.Ш. Гайнуллин)
Ярышта катнашучылар һәм призлы урын алучылар акчалата бүләк, грамота һәм кубок белән бүләкләнделәр. Барлык командаларны да уңышлы чыгыш ясаулары белән котлыйбыз, алга таба да җиңүләр теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев